Skip to content
Lyric
Dive
Public playlists
My playlists
Search
Sign in
Балачак
Линар Шаймухаметов
Popularity · Low
+
🇰🇬 Kyrgyz · Original
0
0
YouTube
Searching YouTube...
Lyrics
Original
Translation
Bilingual
Төшләремә керә кайчак
Ялан тәпиле балачак
Урамнарны, болыннарны
Хәтер урый
Искә төшеп сагындыра
Күзгә карап ялындыра
Нишләсәң дә аңа кабат
Кайтып булмый
Балачакның үзәнендә
Ятып бәбкә үләненә
Тәгәрисе иде лә бит
Тагын бер кат
Туган якка яшеренгән
Шунда качып яши миннән
Чыксаң иде бер елмаеп
Әй, балачак
Ул чакларның кызыклары
Балачакның шуклыклары
Әле һаман елмаерга
Мәҗбүр итә
Ерак күптән безнең ара
Нигәдер син һаман янда
Көне туса хәтирәләр
Еллар сүтә
Балачакның үзәнендә
Ятып бәбкә үләненә
Тәгәрисе иде лә бит
Тагын бер кат
Туган якка яшеренгән
Шунда качып яши миннән
Чыксаң иде бер елмаеп
Әй, балачак!
Балачакның үзәнендә
Ятып бәбкә үләненә
Тәгәрисе иде лә бит
Тагын бер кат
Туган якка яшеренгән
Шунда качып яши миннән
Чыксаң иде бер елмаеп
Әй, балачак!
Чыксаң иде бер елмаеп
Әй, балачак!
Чыксаң иде бер елмаеп
Әй, балачак!