Third Day
Popularity · Low
YouTube
Searching YouTube...
Lyrics
Күрми диеп уйлыйсыңмы? –
Күрәм мин сине, күрәм –
Чит-ятларны күзләп барам
Юл буе, шуңа күрә.
Күңелдә юк танышларга
Сүз кушкан булам юри –
Килеп дәшсәң, янәшәңдә
Сүзсез калудан шүрлим.
Әллә бер-бер сихерең бар,
Әллә хәтер бер тотам –
Сиңа якынлашкан саен
Үз телемне онытам.
Болай сансыз кылануым
Шуңадыр булса кирәк:
Син миңа бик кадерле дә,
Тик телем кадерлерәк.
Lyrics Author: Yoldyz Minnullina