Skip to content
Lyric
Dive
Public playlists
My playlists
Search
Sign in
iyun
Juna
Popularity · Low
+
🇰🇬 Kyrgyz · Original
0
0
Listen
YouTube
1
2
3
0:00 / 0:00
Loading YouTube player...
Lyrics offset
Synced
Lyrics
Original
Translation
Bilingual
Иртән әле син йоклаган чакта
Күкрәгеңә тартып ак юрганны
Дөнья рәхәтләнеп мунча керде
Яңгыр коендырды газоннарны
Иртән әле син йоклаган чакта
Күкрәгеңә тартып ак юрганны
Дөнья рәхәтләнеп мунча керде
Яңгыр коендырды газоннарны
Җир парлана, җирдә – яфрак исе
Иделемнән диңгезләргә чаклы
Җир чабынды кояш ләүкәсендә
Җилкәсеннән гөрләвекләр акты, акты, акты!
Йөрде күкрәү июнь күге буйлап
Күкрәп йөрде түбән регистрда
Офыкларга китеп юашланды
Сөю булып керде минем җырга
Иртән әле син йоклаган чакта
Күкрәгеңә тартып ак юрганны
Дөнья рәхәтләнеп мунча керде
Яңгыр коендырды газоннарны
Иртән әле син йоклаган чакта
Күкрәгеңә тартып ак юрганны
Дөнья рәхәтләнеп мунча керде
Яңгыр коендырды газоннарны
Тәрәзә ачтым. Ак болытлар оча
Өй түремдә җил дә юкә шавы
Җир шундый яшь! Җирдә июнь тора
Мәхәббәтен чатта көткән чагы!
Шигырь авторы – Роберт Әхмәтҗанов