Dala Iyase
Popularity · Low
Listen
YouTube
0:00 / 0:00
Loading YouTube player...
Lyrics offset
Synced
Lyrics
Яшенни офык тирәсе
Йолдызлар җиргә атыла
Аларны җыя Дала Иясе...
...Таң Алдында
Һәр йолдыздан брәр җайдак
Йефек яшергән йөзләрен
Билгеләре: фирүз балдак,
Шул ук төстә дә күзләре
Гарасат ияргә тотылган,
Күкри көлә Дала Иясе.
Һунн кылычына язылган:
"Кыйбат азатлык бәясе"
Җайдаклар тел тыйган
Сонгы әмер көтәләр
Көмеш ай нурында
Ялтырый фирүз күзләр
Таң ата ялтрый күзләр
Җайдаклар кузгалдылар
Елмаеп үтерәләр
Атларын ярсыталар.
Җылы җил сулышы
Тыныч офык тирәсе
Чикләрне карап йөри
Дала Иясе...
Яшенни офык тирәсе
Йолдызлар җиргә атыла
Аларны җыя Дала Иясе...
...Таң Алдында
Һәр йолдыздан брәр җайдак
Йефек яшергән йөзләрен
Билгеләре: фирүз балдак,
Шул ук төстә дә күзләре
Гарасат ияргә тотылган,
Күкри көлә Дала Иясе.
Һунн кылычына язылган:
"Кыйбат азатлык бәясе"